Декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышлана һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары буенча 1992 елдан 3 декабрьдә билгеләп үтелә.
Инвалидлар декадасы - һәркемгә игътибар, мәрхәмәтлек, кешеләргә кайгырту һәм ярдәм кирәклеге турында искәртү. Җәмәгатьчелек игътибарын инвалидлар проблемаларына җәлеп итү, җәмгыятьнең инвалидларга мөнәсәбәтен үзгәртү, аларга тиң мөнәсәбәтне формалаштыру.
12 декабрьдә Саба йөзү бассейнында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышларда катнашучылар үзләренең ныклыкларын, рух көчен һәм йөзләрендә елмаю белән тормыш ситуацияләрен җиңеп чыгу осталыкларын күрсәттеләр!
Бу бәйрәм исебезгә төшереп торсын иде: без барыбыз да төрле кешеләр, һәркемнең тормышта үз авырлыклары бар, әмма шул ук вакытта без барыбыз да бертигез һәм кайгыртуга, дуслыкка, мәхәббәткә һәм аңлауга бертигез мохтаҗ! Барыбызга да сәламәтлек һәм елмаю белән авырлыклар кичерергә телибез!