2023 елның сентябрендә "Саба үзәк район хастаханәсе" дә Р-500 "Маммоскрин" яңа цифрлы рентген маммографы урнаштырылды. Җиһаз «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы кысаларында бирелде. Саба үзәк хастаханәсе белгечләре тиешле укулар узды.
Яңа маммографның төп өстенлеге - нур йөкләнеше азрак булуы, фотоның күпкә югарырак сыйфаты. Сурәтнең төгәл булуы аркасында, әлеге аппарат тагын да төгәлрәк диагностика үткәрергә һәм башлангыч стадиядә чирне ачыкларга мөмкинлек бирә.
Хәзерге вакытта маммография сөт бизләре яман шешен диагностикалауның иң нәтиҗәле ысулы булып тора. 40 яшьтән соң һәр хатын-кызга ике елга бер тапкыр, ә 50 елдан соң ел саен маммография узарга кирәк.
Хәзер рөхсәт документларын алу көтелә. Соңыннан пациентлар кабул ителә башлаячак.
Тикшерү өчен юлламаны дәвалаучы врачтан алырга мөмкин. Яңа маммографта тикшеренүләр мәҗбүри медицина иминияте программасында (ОМС) уздырылачак, ягъни гражданнар өчен бушлай.