Вейплардан баш тарту өчен 3 сәбәп.

2023 елның 8 декабре, җомга

1. Югары сулыш юлларының аллергиясен һәм ярсуын китереп чыгаралар.

Электрон тәмәке эшләү принцибы кипятильникныкы кебек шактый гади - спиральне җылытканда, тәмәке составын пар аерып чыгара. Шул ук вакытта кайбер компонентлар, бигрәк тә пропиленгликоль, югары сулыш юлларының ярсуына китерергә мөмкин. Тәмәке катнашмалары составына керүче синтетик ароматизаторлар аллергиклар өчен үзләреннән-үзләре куркыныч, ә кеше организмына аэрозоль рәвешендә эләккәч, алар шунда ук канга сеңә, бу аларның тискәре йогынтысын көчәйтә генә. Моннан тыш, вейпларда табигый тәмәке никотинын еш кына химик аналогына алыштыралар.

2. Вейплар шартлый ала.

Дөньяда вейп тәмәке тартучы авызында шартлаган берничә очрак теркәлгән. Мондый инцидентлар Россиядә дә була. Менә бер якты мисал - Морозов балалар хастаханәсенә 17 яшьлек укучыны китерәләр. Тәмәке тарту вакытында аның авызында вейп шартлый. Травма авырлыгы буенча башына ату белән чагыштырырлык. Егетнең тешләре һәм теш казналары аерыла, йомшак тукымалар (иреннәре, авыз куышлыгы) бик нык ертыла. Хирурглар аның гомерен көчкә коткара. Хәзер аның алдында пластика һәм тешләрне имплантацияләү тора. Егетнең бәхете бар әле. 57 яшьлек Флорида кешесе Том Хэлоуэй, вейп шартлау нәтиҗәсендә, теленең бер өлешен өздерә, битен бик нык яндыра, тешләре бөтенләй диярлек калмый.

3. Сыйфатның бернинди контроле дә юк.

Алу, сату, реклама, вейпларны алга этәрү һәм куллану берничек тә җайга салынмаган. Электрон җайланмаларны җитештерүчеләр эчтә зарарсыз матдә - су пары дип раслыйлар. Әмма, "Электрон никотин китерү системалары турында" ВОЗ доклады нигезендә, электрон системадагы аэрозоль никотин су пары булып тормый.

Җиһазларның сыйфаты һәм катнашмаларның химик составы вейплар һәм электрон сигаретлар өчен закон белән регламентланмаган, шуңа күрә сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International