1993 елдан 3 нче декабрь көне халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан районыбызда төрле чаралар оештырыла. 4 нче декабрь көнне, "Яшьлек" яшьләр үзәге базасында оешкан "Волонтер" ирекле ярдәм күрсәтү үзәге активистлары, сәламәтлеге чикле булган балаларның өйләрендә булып, алар өчен тегү буенча мастер-класс күрсәттеләр.