1 декабрьдә, Бөтендөнья СПИД белән көрәш көнендә, А. А. Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар гомуми белем бирү мәктәбендә ВИЧ-инфекция темасына лекция үтте.
Олы Шыңар фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Ахунҗанов Эльвира Рафаэлевна урта мәктәп укучыларына ВИЧ-инфекциясе, аны йоктыру юллары, профилактикасы һәм ВИЧка уңай анализ ясалса, нишләргә кирәклеге турында сөйләде.
Хәзерге дөньяда ВИЧ-инфекциясе авыру өчен "үлем хөкеме" булып тормый. Антиретровируслы терапия вирус үсешен тоткарларга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, ВИЧлы хатын-кызларның сәламәт балалары булырга мөмкин. Ә ВИЧлы балалар, закон буенча, гомуми белем мәктәпләрендә укырга хокуклы. Чөнки ВИЧ кул биреп күрешүдән, һава, су, азык һәм кием аша башка кешегә йокмый.
Нәкъ менә шуңа күрә дә халыкка, бигрәк тә яшьләргә ВИЧ-инфекциясенең чынбарлыкта нәрсә булуы турында мәгълүмат бирү бик мөһим.