Саба районы Югары Симет авылында гражданнарны күчмә кабул итү

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләрне һәрвакыт яктырта һәм гражданнарны даими рәвештә күчмә кабул итүләр үткәрә. Чираттагы очрашу Саба муниципаль районының Югары Симет авылында узды.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә төп юнәлеш булып муниципаль берәмлек территориясендә кулланучылар тарафыннан үзләренең законлы хокукларын гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру, шулай ук аларны үтәүне тәэмин итү тора. Кулланучылар базарында хокук бозуларга каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы булып хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау тора.

Кабул итү барышында гражданнарга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәте карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре дә аңлатылды. Территориаль орган практикасыннан мисаллар китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International