Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кешеләрне укыту

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча, өлкән яшьтәге гражданнар белән "Балкыш" тернәкләндерү үзәге - Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында семинар үткәрделәр. Яшьләрнең дә, өлкән яшьтәге кешеләрнең дә куллану культурасын арттыру аеруча мөһим.  Законнарны яхшы белү аларны үтәүдә ачык чагыла.

Чараны уздыру кысаларында өлкән яшьтәге кешеләр товар сатып алганда, эшкә килешүләр төзегәндә, кулланучы хокукларын бозган өчен җаваплылык турында, сыйфатсыз товарны ничек дөрес алыштырырга һәм башкалар белән еш очраша торган проблемалар турында фикер алыштылар.

Әңгәмә барышында олы яшьтәге кешеләргә РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы рәвештә үз хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кешеләрне укыту куллану базарында үзеңне ышанычлырак хис итәргә, сатып алуларга җентеклерәк һәм саграк карарга мөмкинлек бирә.

Барлык кызыксынучы гражданнар аңлатмалар ала алды. Шулай ук чарада катнашучыларга кулланучы өчен мәгълүмат һәм территориаль орган реквизитлары белән буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International