Әниләр көненә багышланган чара

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

    Әни кеше - тормыш бирә, ничек яшәргә кирәклеген өйрәтә, саклый, яклый , һәрвакыт ярдәмгә килә торган бөек кеше!

    Шушы матур  бәйрәм уңаеннан, җәмгыятебездә хезмәт куючы хатын-кызларыбызга Казан шәһәренә бару оештырылды. Матур урыннарда булып, тәм- томнар, чәй белән сыйланып, Г. Камал театрында спектакль карадык. Ике көнгә бүленеп барып, эчтәлекле, мәгьнәле, чын тормышны чагылдырган спектакльләр карау, артистларның чын мәгънәсендә  оста итеп уйнаулары, барыбызның да күңеленә хуш килде.

    Шушы чараны оештырган җитәкчебез Алмаз Зөфәр улына, катнашкан белгечләргә, ӘНИЛӘР исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International