26 ноябрьдә Иске Икшермә мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды.

2023 елның 28 ноябре, сишәмбе

26 ноябрьдә Иске Икшермә мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Кичәнең төп кунаклары хезмәт итүче солдатларның әниләре. Бу кичне күп кенә күңелгә үтеп керерлек сүзләр, җырлар, шигырьләр яңгырады. Күз яшьләре дә, тамашачыларның рәхмәт алкышлары да булды. Чара барышында тамашачылар солдат әниләре кичергән түзә алмаслык сагыш һәм кайгыга кагыла алдылар. Кичә азагында без үзебезнең солдат якташларыбызга үз теләкләребез һәм сәламнәребез белән видео мөрәҗәгать яздырдык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International