18 яшькә кадәр булган яшүсмер егетләр арасында, волейбол буенча район беренчелегенә ярышлар узды.

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

25 нче ноябрь көнне, Шәмәрдән мәдәният йорты спортзалында, 18 яшькә кадәр булган яшүсмер егетләр арасында, волейбол буенча район беренчелегенә ярышлар узды. Биредә районыбыз  мәктәпләренең  иң көчле  10 командасы  катнашты.  Уеннар бик кискен барды. Һәр команда үзенең көчле икәнлеген күрсәтте.  Шулай итеп 3 нче урынга Юлбат, 2 урынга Мичән төп мәктәбе, 1 нче урынга Шәмәрдән командасы  лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International