24 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Әниләр көненә “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән бәйрәм концерты булды.

2023 елның 25 ноябре, шимбә

24 ноябрь көнне Эзмә мәдәният йортында Әниләр көненә “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. "Әниләр көне" - иң дулкынландыргыч бәйрәм, чөнки без барыбыз да балачактан күңелдә бердәнбер һәм кабатланмас йөз - әниебез сурәтен алып барабыз. Бу көнне аналарны котлау, ана хезмәтенә тиешле бәя бирү, чәчәк һәм бүләкләр бирү кабул ителгән. Бу бәйрәм көнендә сәхнәдән Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре, авылдашлары башкаруында иң матур җырлар, биюләр, шигырьләр яңгырады. Авылдан читтә яшәүче авылдашларыннан видеокотлаулар күрсәтелде. Шулай ук концертта Өтернәс һәм Пүкәл мәдәният йорты хезмәткәрләре катнашты. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International