2023 елның 23 ноябрендә “Саба урта мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында физик культура укытучылары өчен гимнастика буенча семинар-практикум узды.
Семинар программасы буенча Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы Саубанов Айгиз Рафис улы укучылары белән төп акробатик элементларның һәм комбинацияләрнең үтәлешен күрсәтте.
Алга таба Саба урта мәктәбе укучылары, Вафин Ленар Ренатович җитәкчелегендә, үзләренең күрсәтмә чыгышында акробатика элементлары булган гимнастиканы күрсәттеләр.
“Үсеш” Шәмәрдән лицее укытучысы Газизов Дамир Илнур улы “Акробатик комбинацияләр. Гәүдә төзелешен коррекцияләү һәм умыртка сөяген профилактикалау өчен күнегүләр” темасына ачык дәрес үткәрде һәм һәм Иштуган урта гомуми белем бирү мәктәбенең физик культура укытучысы Гатиятов Руслан Рәшит улы “Физик культура дәресендә строевой күнегүләр куллану” темасына мастер-класс күрсәтте.
Семинар-практика катнашучыларны югары бәяләде, тәкъдим ителгән эш тәҗрибәсенең гамәли кыйммәте билгеләнде.