21 ноябрь – Бөтендөнья сәламләшү көне. Сәламләшү – иң яхшы гадәтләребезнең берсе. Өйдә, урамда, эш урынында, кибеттә, юлда – кайда гына булмасын, кешеләрнең бер-берсе белән исәнләшүе күркәм гадәт. Әлеге уңайдан Сәләтле балалар мәктәбендә «Алдынгылардан сәлам» акциясе булып узды. Укучыларыбыз, төрле телләрдә сәламләп, бер-берсенә яхшы кәеф бүләк иттеләр