21 ноябрьдә Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе белән берлектә ата-аналар комитетларының «Дуслык сыйныфы серләре» конкурсының зона туры узды.

2023 елның 22 ноябре, чәршәмбе

21 ноябрьдә Эзмә мәдәният йортында Эзмә урта мәктәбе белән берлектә ата-аналар комитетларының «Дуслык сыйныфы серләре» конкурсының зона туры узды. Барлыгы 5 команда катнашты: Сабабаш, Эзмә, Иштуган, Шекше һәм Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәпләре. Һәр команда үз осталыгын югары дәрәҗәдә күрсәтте. Шулай ук сәхнәдә иҗат гаиләләре чыгыш ясады: Иштуганнан Ивановлар гаиләсе, Явлаштау авылыннан Маликовлар гаиләсе, Сабабаш авылыннан Гариповлар, Шекше авылыннан Шигабиевлар, Эзмә урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Мөбарәкшиннар. Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре чараны концерт номерлары һәм музыкаль бизәлеш белән бизәделәр. Барлык чыгышлар да көчле алкышлар белән үрелеп барды. Чара ахырында сүз жюри әгъзаларына бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International