"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" дәвам итә.
Бу чара кысаларында, Саба районы волонтерлары белән төрле чаралар үткәрелде. Мәсәлән буген алар, классларында җыелышып, "Өстәл уеннары көне"н оештырдылар. Өстәл уеннары күңел ачу чарасы гына түгел. Ул балаларда аралашу, фикерләүне үстерү, эзлеклелек, бер-береңә юл кую кебек сыйфатларны тәрбияли.