Халыкара тәмәкедән баш тарту көне

2023 елның 17 ноябре, җомга

Халыкара тәмәкедән баш тарту көне.
Ел саен ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесе халыкара тәмәкедән баш тарту көне буларак билгелә үтелә. Бу уңайдан "Яшьлек" яшьләр үзәге тренеры Валиев Ильназ, үзенең түгәрәгенә йөрүче балалар белән, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, "Сәламәтлек әлифбасы" программасы үткәрде. Әлеге чара кысаларына яшүсмерләр белән дөрес яшәү рәвешен пропагандалаган әңгәмә, физик күнегүләр белән шөгыльләнү кергән иде. Чара "Тәмәке төтененнән башка сәламәт яшәү рәвешен сайла" шигаре астында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International