16 ноябрь көнне Саба урта гомуми белем бирү мәктәбендә 4 А һәм 6 А сыйныф укучылары белән, Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган атна кысаларында, ЮИД активистлары «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләсеңме ?» дип аталучы викторина үткәрделәр. Чараның максаты-укучыларда тормыш кыйммәтләрен һәм үз тормышлары, сәламәтлекләре өчен җаваплылыкны формалаштыру, дисциплинаны көчәйтү, юлда игътибарлылыкны үстерү. Чарада укучылар әлеге көннең барлыкка килү тарихын белделәр, җәяүлеләр һәм пассажирлар өчен төп кагыйдәләрне искә төшерделәр. Юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Командалар өчен «Город безопасного детства» уены оештырылды. Ике команда да барлык биремнәрне тиешенчә үтәде.