Мәктәпкәчә белем бирү оешмларында эшләүче педагоглар өчен район семинары

2023 елның 15 ноябре, чәршәмбе

         10 ноябрь  көнне  МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык» балалар бакчасында» «Балаларның төрле эшчәнлекләрдә сөйләм үсеше» темасына район семинары узды.                         

Семинарны балалар бакчасы җитәкчесе Зарипова Рушания Гыйлемхановна ачты. Семинарның практик өлешендә балалар бакчасы педагоглары Сабирова Р.Р., Шәйхуллина А. И., Гыйлемханова А. А. кечкенәләр, уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шөгыльләр үткәрделәр.

Тәрбияче Галиәкбәрова А.Ф. музыка җитәкчесе Аухадиева Н.А. белән берлектә     В.Сутеевның «Алмалы капчык» әкиятенә нигезләнгән өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән театрлаштырылган тамаша тәкъдим иттеләр.

Алга таба, семинар барышында, педагоглар Сөнгатуллина А.Р., Шәрипова Д.И., Солтанова Р. А., Сабирова Ч.Р., Юнысова Г. Б., Сәйфуллина Г.И. һәм Багавиева Г.Р. әлеге тема буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Йомгаклап, “ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе»  баш белгече Л.М. Гомәрова семинарга нәтиҗә ясады. Семинар югары эмоциональ дәрәҗәдә, җылы, дус һәм ышанычлы атмосферада үтте. Актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Семинар вакытында тудырылган уңай атмосфера өчен педагогларга зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International