"БАЛАЧАК" БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА ХАЛЫКАРА ЛОГОПЕД КӨНЕН БИЛГЕЛӘП ҮТТЕЛӘР

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

    14 ноябрьдә Халыкара логопед көне билгеләп үтелә. Логопед эше-зур сабырлык һәм профессиональ түземлек таләп итә торган озын  юл.

            Бүген, 14 ноябрьдә, 6 нчы номерлы «Балачак» балалар бакчасында Халыкара логопед көненә багышланган чаралар узды. Балалар «Күңелле телләр» мастер-классында катнаштылар, матур сөйләм иленә сәяхәткә бардылар. Юлда алар әкият геройлары белән очраштылар, алар белән логопедия дәресләре турында күңелле такмаклар җырладылар, артикуляцион гимнастика ясадылар. Шулай ук балалар бик теләп ритмик флешмобта катнаштылар. Балалар өчен «урман» тукталышы да кызыклы булды, анда алар Маша белән аюны очраттылар. Бәйрәм азагында балалар чиста һәм матур сөйләм иленә килеп җиттеләр һәм яраткан логопедыбыз Эльвира Раисовнаны һөнәри бәйрәме белән котладылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International