2023 елның 10 ноябрендә гимназиядә беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләренә» багышлау тантанасы узды, алар Россиянең балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булып тора.
Бу тантаналы һәм дулкынландыргыч көн иде. Тантананы тәрбия буенча директор киңәшчесе Юсупова М.С. һәм педагог-оештыручы Саргсян Л.А., шулай ук безнең мәктәпнең «Беренчеләрнең хәрәкәте» бүлеге активистлары үткәрде.
Балаларга тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.И. Шәмсетдинова үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Тантаналы чара, «Россия бөркете» значокларын тапшыру, флешмоб-болар барысы да бәйрәмдә катнашучыларны дулкынландырды һәм бу момент озак вакыт хәтердә калачак. Чөнки "бөркет" булу-ул һәрнәрсәдә һәм һәрвакыт алда булу, үзендә Ватанга мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек һәм белемгә омтылу, намуслылык һәм затлылык, тыйнаклык, дисциплиналылык һәм иптәшлек тәрбияләү дигәнне аңлата.