“Әкиятләр иленә сәяхәт”

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

  Саба гимназиясенең  2 “Б” һәм “В” сыйныф укучыларына һәм Лесхоз урта мәктәбенең мәктәп яны “Кояшкай” лагерына йөрүче укучылар өчен  Саба район балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби-тану сәгате уздырдылар. Укучылар викторина сорауларына, табышмакларга җавап табу, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча, әкият предметларын тану һәм пазл төзү кебек биремнәрне үтәделәр.  Чараның икенче өлешендә «Китапның дусты мин» мастер-классы оештырылды. Укучылар китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International