«Тылсымлы театр иленә сәяхәт»

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

   Ике көн дәвамында Саба 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында балалар бакчалары педагоглары «Балалар бакчасының белем бирү эшчәнлеген проектлауда мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын куллану» темасына квалификация күтәрү курслары узалар.

Курсларның беренче көнендә педагогика фәннәре кандидаты Зифа Мирхәт кызы Зарипова педагогларны ФОП нигезендә балаларны укытуның яңа технологияләре һәм методикалары белән таныштырды.

Лектор җитәкчелегендә «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлия Хәлилевна балалар белән «Тылсымлы театр иленә сәяхәт» исеме астында шөгыль үткәрде. Семинарда катнашучылар Зифа Мирхатовна белән берлектә шөгыльне анализладылар, аны ничек яхшыртырга, кайда һәм кайсы өлешләрен үзгәртергә икәнен билгеләп уздылар. Шулай ук педагоглар лекцияләр тыңладылар һәм федераль белем бирү программасы кысаларында календарь тәрбия планын яхшырту буенча материаллар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International