“Татарстан Республикасы халыклары” рәсем бәйгесе.

2023 елның 25 октябре, чәршәмбе

Татарстанда 2023 ел- Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителгән иде. Бу уңайдан “Яшьлек” яшьләр үзәге, “Татарстан Республикасы халыклары” дигән исем астында рәсем бәйгесе үткәрде. Әлеге бәйгедә добро.ру сайтына теркәлгән волонтерлар катнашты. Бүген бәйгенең нәтиҗәсе чыгарылды.

Шулай итеп, “Татарстан Республикасы халыклары” рәсем бәйгесендә беренче урынга Саба гимназиясе укучысы Гатиятова Азалия, икенче һәм өченче  урыннарга Эзмә гомумбелем бирү мәктәбе укучылары- Яруллина Алисә, Җиһаншина Зәринә ясаган рәсемнәр лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International