21 октябрьдә Юлбат мәдәният йортында " Милләт яме-йола бәйрәме" узды. Анда Иске Икшермә авыл мәдәният йорты, мәктәп, приют хезмәткәрләре, Иске Икшермә уртак предприятиесенең сәнгать үзешчәнлеге коллективы белән берлектә Колядование йоласын күрсәттеләр. Мөгаен, халыкны ул яраткан, үтәгән һәм билгеләп үткән бәйрәмнәр, йолалар һәм традицияләр кебек бернәрсә дә шулкадәр ачык итеп сурәтләми. Бәйрәмнәрдә, йолаларда һәм традицияләрдә, көзгедәге кебек, һәр халыкның характеры, мәдәнияте һәм үзенчәлеге чагыла. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.