12-15 нче октябрь көннәрендә «Йолдызлы» базасында «Сәләт — Саба» клубы әзъзалары Төбәкара клубларның XVIII гамәли уку-укыту семинарында булып, «Сәмрух» ел премиясенең «Ел клубы» номинациясендә катнашып, матур чыгышлар ясадылар. Чыгышлар барлыгы 4 турдан бәяләнде: Үзпрезентация, «Юл картасы», ачык Чара күрсәтү, социаль челтәрләрне алып бару. Лауреатлар һәм җинуче исеме февральдә узачак «Сәмрух» ел премиясендә билгеле була.
Конкурс программасыннан тыш катнашучылар өчен кызыклы уку-укыту һәм күңел ачу программасы да уздырылды. Алар барысы да әгъзаларыбызга ял белән белем алуны берләштерергә, үзләренә яңа дуслар табарга булышты.