Язлы-Арташ авылында Өлкәннәр көне

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

2023 елның 1 октябрендә Язлы-Арташ клуб мөдире "Фатыйма" мәчетендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы оештырды. Олы кеше көне-чиста һәм якты бәйрәм, әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз бәйрәме. Бу көнне үткәрелә торган бәйрәм чарасы ветераннарга күңелле ял итәргә, аралашырга, ялгызлыкны җиңәргә мөмкинлек бирә. Бәйрәмнең дәвамы булып чәй эчү тора, аның вакытында кешеләр күңелле аралашып, яшьлек елларын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International