Беренче октябрь -Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

1991 елдан бирле һәр елны 1 октябрьдә Халыкара Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Безнең яшьләр үзәгендә дә якынлашып килүче бу бәйрәм игътибарсыз калмады.

 

28 нче сентябрь көнне Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан, шулай ук актив яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан Шәмәрдәндә яшәүче өлкән яшьтәге апалар өчен саф һавада фитнес-дәрес үткәрелде.

Фитнес тренеры курсәткән күнегүләрне бергәләп башкару һәркемдә шатлыклы эмоцияләр, йөзләрендә елмаю һәм яшәү дәрте уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International