Узган ялларда Иләбәр халкы гошер җыеп тапшырды.

2023 елның 19 сентябре, сишәмбе

Узган ялларда Иләбәр халкы гошер җыеп тапшырды. Бәрәңге, кишер, чөгендер, кабак, суган, консервланган яшелчәләр, бал тапшыручылар да булды. Аллаһы Тәгалә кабул итсен! 🤲🏼 
 
📌 Аллаһы Тәгалә безгә биргән сәдакабызны берничә өлеш күбрәк итеп кайтарачак. «Ибраһим» сүрәсенең 7 нче аятендә Ул: «Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр», – дигән. Гошер сәдакасын биреп, без ярдәмгә мохтаҗ булганнарга шатлык китереп тә саваплы булабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International