Олыяз мәдәният йортында, китапханә белән берлектә "Иң зур бәрәңге" дип исемләнгән бәрәңге бәйрәме оештырылды.

2023 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Олыяз мәдәният йортында, китапханә белән берлектә "Иң зур бәрәңге" дип исемләнгән бәрәңге бәйрәме оештырылды. 
 
🥔 Авылда бәрәңге күп ашала, үтемле ризык дип әйтсәң дә була. Бәрәңге бик файдалы ризык, ләкин аны дөрес итеп пешерә белергә кирәк. Шушы файдалы сыйфатларын искә алып, бәйрәм табанына уңган хуҗабикәләр бәрәңгедән төрле ризыклар пешереп алып килгән иде. Өстәл түренә затлы бәлеш куелды, кыстыбый, бәрәңге пәрәмәчләре дә өстәл күрке булды. 
 
🥔 Бәрәңге турында җырлар башкарылды, уеннар, кызыклы табышмаклар белән кич үрелеп барды. 
 
🥔 Гармунчылар моңлы көй сузды. Бәйрәм бүләкләү өлеше белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International