16 нчы сентябрь көнне узган "Милләт кроссы -2023" Бөтенроссия йөгерү көне һәм "Татарстан кроссы -2023" республика массакүләм ярышларында ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә эшләүче хезмәткәрләр дә катнашты.
Район күләмендә уздырылучы кроссларда һәрвакыт катнашып килүчеләр исемлегендә төрле профессия кешеләре бар: җитәкче Зарипов Алмаз Зөфәр улы, инженер Сафиуллин Инзил, ветеринария санитары Хөсәенов Айдар , сыер савучы Идиятова Гөлсинә , терлекчеләр Мирзагаләмова Чулпан һәм Хөсәенов Илнарлар.
Җитәкче Зарипов Алмаз Зөфәр улы VIP-стартта катнашып беренче урынны яулады.