«Икмәк-яшәү чыганагы»

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Икмәк-кеше хезмәте нәтиҗәсе, ул иминлек һәм муллык символы. Нәкъ менә икмәккә эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә урын өстәлнең иң түрендә бирелгән. Тематик план нигезендә 11.09-15.09.2023 кадәр МБМБУ Саба 1 нче «Шатлык» балалар бакчасында  «Икмәк-яшәү чыганагы» темасы бара. Бер атна дәвамында балалар икмәкне ничек үстерүләре, аның өстәлгә ничек «килүе» белән танышалар, игеннәрне һәм бодай башакларын карыйлар, басуларга чыккан техника белән танышалар, бодай бөртекләренең өстәлдәге тәмле ипигә кадәр юлларын күзәтәләр, игенчеләрнең хезмәте турында беләләр,  икмәк үстерү белән танышалар. Уртанчылар төркеме балалары әвәләү шөгылендә икмәк әвәләделәр. Нәтиҗә ясап, балалар  икмәкнең безнең өстәлгә килеп җиткәнче нинди юл үткәненә, никадәр авыр хезмәт белән үстерелгәненә төшенәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International