Бүген, 13 сентябрьдә, зурлар төркеме балалары өчен финанс грамоталылыгы буенча «Уңышка адымнар» шөгыле үткәрелде. Уен формасында балалар бюджетны ничек дөрес бүлергә һәм акча эшләргә өйрәнделәр, керем, чыгым, капитал кебек икътисади төшенчәләр белән таныштылар, "Кибет" уенын уйнадылар. Балалар уен барышында иҗади активлык күрсәттеләр.