Бүген, 12 сентябрьдә, гимназиябез макулатура җыйды!
Макулатура җыю – урманнарның, туган җиребезнең, ахыр чиктә планетабызның табигый матурлыгын саклау гына түгел, кәгазь калдыклары җыю сакчыллык һәм хезмәт тәрбиясе дә ул. Укучылар һәр килограмм макулатура агач гомерен саклап калганын, кәгазь эшләүдә җиңеллек тудырганын аңлап эш итәләр. Һәр сыйныф та бик актив катнашты.
Без барысына да актив катнашулары, урманнарны һәм планетабызның табигый матурлыгын саклауга мөмкин кадәр өлеш кертергә омтылулары өчен рәхмәт белдерәбез!