31 август көнне Саба район китапханәсендә "Өлкәннар" клубының чираттагы утырышы булды. Алар өчен "Татарстан - минем Республикам" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә Татарстан Республикасының тарихы, табигый байлыклары, республикабызда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре һәм фольклоры, танылган кешеләр, аларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында яңа китаплар куелды. Китап күргәзмәсе белән таныштырылды.