Явлаштау авыл җирлегендә Белем көне

2023 елның 1 сентябре, җомга

1 сентябрьдә Россиянең барлык мәктәпләрендә традицион рәвештә уку елы башлануга багышланган тантаналы линейкалар үткәрелә. Беренче кыңгырауның яхшы традициясе бар, унберенче сыйныф укучысы беренче сыйныф укучысын кулларында йөртә, ә ул кыңгырау чыңлата. Шулай ук 11 нче сыйныф укучылары беренче сыйныф укучыларының кулларыннан тотып, аларны тантаналы рәвештә дәресләргә алып китәләр. 1 сентябрьдә Явлаштау  мәктәбендә дә «Белем көне»бәйрәме узды. Быел беренче сыйныфка 5 укучы чыкты. Барлык укучыларга һәм укытучыларга яхшы уку елы телибез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International