Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәме

2023 елның 1 сентябре, җомга

1 нче сентябрьдә Килдебәк урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Бу уку елында мәктәптә барлыгы 117 бала белем алачак. Мәктәпкә балалар Килдебәк, Мишә, Арташ авыл җирлекләреннән һәм Саба шәһәр җирлегеннән ктлеп белем алачак. Беренче сыйныфка 11 бала кабул ителде. Балаларга 23 укытучы белем бирәчәк. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнаштылар. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибрахим улы да укытучы һәм укучыларны белем бәйрәме белән котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Ә ЭПУ “Сабагаз” оешмасы җитәкчесе Мөхетдинов И.И.  укучыларны бәйрәм белән котлады һәм беренче сыйныфка укырга килүче балаларга Татарстан Республикасы Рәисе Минниханов Рөстәм Нургали улының бүләкләрен тапшырды.

Укучыларны һәм укытучыларны белем бәйрәме белән котлыйбыз һәм  уңышлы уку елы телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International