29 нчы август көнне Сабаның 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасында "Мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең һәм сак хезмәткәрләренең мәгариф оешмалары объектына кораллы һөҗүм вакытындагы гамәлләре һәм бинада яки территориядә урнаштырылган шартлаткыч җайланманы табу" сценариесен эшләп чыгу буенча Бөтенроссия өйрәнүләре булып узды. Укулар барышында балалар бакчасында кисәтү системаларының эшчәнлеген, хезмәткәрләрнең һәм тәрбияләнүчеләрнең террорчылык куркынычы янаган экстремаль хәлдә эш итүләре тикшерелде. Мондый чаралар үткәрү педагогик коллективларның төрле эш алгоритмнарын куллануга психологик әзерлеген формалаштыруга ярдәм итә.