22-24 август көннәрендә “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернат”ында башлангыч сыйныф укучылары өчен “Белем марафоны” булып узды. Һәр көн аерым предметка багышланды. Укучылар математика, рус теле һәм әйләнә-тирә дөнья буенча материалны кабатладылар. Әлеге чара уен форматында узды. Марафон укучыларга узган темаларны искә төшерергә һәм ныгытырга, шулай ук яңа уку елы башлануга әзерләнергә ярдәм итте.