Кичә Кукмара шәһәрендә "Р.Ш.Мөхәммәтшин кубогы" на футбол буенча турнир тәмамланды. Тренер Хәлиуллин Ф.Х. җитәкчелегендәге "Яшьлек" җыелма командасы 2 урынны яулады. Яруллин Айрат турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды. Балаларны һәм аларның тренерларын котлыйбыз. Уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!