Хезмәт иясе –хөрмәт иясе

2023 елның 25 августы, җомга

   Җаваплылыгы  чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә эшләүчеләр өчен август ае истәлекле даталарга бик бай булды .Шушы җәмгыятьтә эшләүче берничә хезмәткәр мактаулы бүләкләр алды.

   “Игенче” ҖЧҖ нең җитәкчесе Алмаз Зөфәр улы  Зарипов, авыл хуҗалыгы тармагының үсешенә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт  хатларын тапшырды.

   Бүләкләнүчеләр арасында төрле профессия кешеләре бар:

   Шәйхиева Алсу Тәхәветдин кызының бухгалтерия өлкәсендә стажы шактый зур. Утыз ике елын шушы эшкә багышлаган хезмәткәр ул.

   Гәрәев Рәлиф Рафаэль улының бөтен хезмәт эшчәнлеге авыл хуҗалыгы белән бәйле. Егерме тугыз ел гомерен шофер һөнәренә тугры калып, үз эшенең остасы булып, намуслы хезмәт итә.

   Яруллин Илгиз Исламгали улы хуҗалыкта 29 ел эшләү дәверендә һәрвакыт алдынгылар рәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International