Балык тоту ярышы

2023 елның 18 августы, җомга

Җәй уртасында, табигатьтә, бигрәк тә елга янында вакыт үткәрү менә дигән ял итү. 16 августта Кече Шыңар мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Мишә елгасы буенда балалар белән  балык тоту ярышы оештырдылар. Һәрберсе балык тотуда үз осталыкларын сынап карадылар. Балык тоту уңышлы үтте! Балалар  табигатьнең матур күренешләренә сокланып, балык  эләккән саен шатланып, бер-берсе белән ярышып вакыт үткәнен сизми дә калдылар. Ярышта беренче урынны Минһаҗев Бәхтияр алды, 2 урын-Зиннәтов Эльмирга, 3 урын Гыйльметдинов Аязга булды. Иң зур балык  Вафин Камилгә эләкте. Бу балалар өчен  истә калырлык сәяхәт булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International