Кырдагысы түгел, амбардагысы ышанычлы

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

    Күптән түгел генә язгы чәчү үтте, аннары терлек азыгы әзерләү кампаниясе башланды, ә инде бүген “Игенче” ҖЧҖ  кырларында урып-җыю эшләре тәмамлану өстендә.

    Хәзерге көнгә  җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте кырларында дүрт урып-җыю комбайны эшли. Комбайнерларның һәрберсе зур тәҗрибәгә ия, иртәдән кичкә кадәр ашлык суктыралар.Ашлыкны 3 машина амбарларга ташып тора.

     Басудан кайткан ашлыкны вакытында эшкәртеп киптерү Һәм урнаштыру иң мөҺим бурыч .Иген амбарларга кергәнче бөтен этапны үтеп, тиешенчә эшкәртелә. Эзмә һәм Шекше булекчәсендә урнашкан ике ашлык киптерү комплексы заманча җиһазландырылган, барлык эшләр автоматлаштырылган. Эш ике сменада оештырылып ,анда:Рәхимуллин Инсаф, Хәмидуллин Ирек,Галиев Рөстәм, Ибраһимов Фиргатьләр , ындыр табагында Гайфуллина Ания, Галиуллина Ландыш, Зарипова Айзилә, Сәлихова Гөлназ, Әсәдуллин Расыйх ,Әсәдуллин Әмир, Мәҗитов Радик, Галимҗанов Ризатлар хезмәт куя. Барлык хисап эшләрен  склад мөдирләре Дәүләтшин Илсур һәм Сәгыйтов Илсурлар барлап, тәртипләп алып баралар.

    Һәм , әлбәттә, барлык эшләр дә баш агроном Галиев Нияз Хәбирҗан улы һәм  агроном Хазиев Рүзәл Рафик улы контролендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International