10 августта Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Югары Симет, Тимершык, Кызыл Мишә, Мишәбаш, Иләбәр, Өтернәс мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Эзмә мәдәният йорты янында "Җәйге моңнар" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар.

2023 елның 11 августы, җомга

10 августта Эзмә мәдәният йорты хезмәткәрләре Югары Симет, Тимершык, Кызыл Мишә, Мишәбаш, Иләбәр, Өтернәс мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Эзмә мәдәният йорты янында "Җәйге моңнар" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Катнашучылар барысы да яраткан музыкаль композицияләрне башкарды, аларга рәхмәтле тамашачылар кушылып җырлады. Концерт номерлары арасында төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Концертта кунаклардан республика, халыкара конкурслар лауреаты һәм ГРАН ПРИ иясе Рөстәм Хөсәенов чыгыш ясады. Һәр чыгыш көчле алкышлар белән дәвам итте. Концерт бер тында узды һәм тамашачыларга күтәренке кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International