Татар телендә мәгълүмат такталарында хаталарны ачыклауга республика халкын җәлеп итү буенча конкурс

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән республика халкын элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында татар телендәге хаталарны ачыклау буенча конкурс уздырыла.

Конкурс 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр уздырыла. Анда катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

  • ТР «Народный контроль» Дәүләт мәгълүмат системасының мобиль кушымтасын билгеләргә һәм анда авторизация үтәргә, «Ошибки в названиях и надписях» категориясен сайларга;
  • Татар телендәге атамаларда һәм язмаларда хаталы язылган элмә тактаның тулы сурәтле фотоматериалы белән (аның кайсы оешмага каравы ачык күренергә тиеш), оешманың төгәл адресын күрсәтеп, хәбәрнамә җибәрергә.

ТР «Народный контроль» Дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнар тарафыннан хәбәрнамәләр (хәбәрләр) бирү мөмкинлеге булмаган очракта, гражданин конкурста катнашу өчен, татар телендә бирелгән элмә такталардагы, мәгълүмат табличкаларындагы, топографик билгеләмәләрдәге, юл күрсәткечләрендәге һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталарны, төгәл адресын күрсәтеп һәм фотоматериалны беркетеп, Конкурс Модераторына, 420111, Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 12 йортта урнашкан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына яки iyali.anrt@mail.ru электрон адресына язма рәвештә җибәрә ала.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, татар телендәге рәсми визуаль мәгълүмат текстларында расланган хаталар белән Татарстан Республикасының «Народный контроль» Дәүләт мәгълүмат системасында «Ошибки в названиях и надписях» категориясендә урнаштырылган хәбәрнамәләрдә яисә Модератор адресына кергән язма мөрәҗәгатьләрдә фотоматериалларны күбрәк җибәргән җиңүчеләр билгеләнә, алар «Конкурста җиңүче» дигән электрон һәм/яки басма дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Конкурсны үткәрү турында нигезләмәне сылтама буенча карарга мөмкин https://disk.yandex.ru/d/2ug5XJwioDGGVw

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International