“Авыл көнкүреше” – танып белү сәгате

2023 елның 8 августы, сишәмбе

   Бүгенге көндә өлкән буын кешеләрендә дә, яшьләрдә дә гореф-гадәтләр, йолалар, традицияләр һәм шулар белән бәйле предметлар зур кызыксыну уята. Балаларда борынгы заманнарда ата-бабаларның көнкүреш тормышын белү теләге елдан-ел арта бара. Шуны истә тотып, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Байлар Сабасының «Шатлык» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Авыл көнкүреше» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде. Чараның максаты-балаларны халык көнкүреше үзенчәлекләре белән таныштыру, балаларда үз иле, тарихы өчен горурлык хисе тәрбияләү. Элек-электән кул хезмәте бик күп эшләрдә кулланылган: йортлар төзү, төрле җиһазлар, савыт-саба ясау, киемнәр тегү, кырда эшләү һ.б. Авыл хуҗалыгы халыкның төп шөгыле булган. Чара барышында балалар элеккеге көнкүреш тормышта кулланылган эш кораллары белән таныштылар. Ярма яргыч, җилпуч, май язгыч, киле, чабагач экпонатлары балаларның игътибарын җәлеп итте. Аларның барлыкка килүе һәм көнкүрештә кулланылуы кызыксындыру тудырды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International