«Кулинария» станциясе

2023 елның 25 июле, сишәмбе

«Saba Balahoner» һөнәр шәһәре» проекты кысаларында, балаларны мөстәкыйль тормышка әзерләү, төрле һәм сәламәт азык-төлек әзерләү күнекмәләрен булдыру максатыннан, Саба муниципаль районының «Сәләтле балалар өчен урта мәктәп-интернат» МБУда «Кулинария» станциясе эшли.

Бурычлар түбәндәгеләр:

- кулинариядә укучыларның иҗади сәләтләрен формалаштырырга һәм үстерергә; - аралашу культурасын формалаштырырга;

- хезмәт күнекмәләре, үз-үзеңә хезмәт күрсәтү күнекмәләре тәрбияләргә;

- укучыларның эстетик зәвыгын үстерергә;

- балаларның кулинариядә белемнәрен киңәйтергә.

Бу дәресләр иҗади сәләтлелекне, мөстәкыйльлекне үстерергә, индивидуальлекне, фантазияне күрсәтергә һәм үзенең иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсен күрергә мөмкинлек бирә. Әлеге станциядә балалар көнкүрештә файдалы булырга һәм сайланган һөнәргә беренче адым ясарга мөмкин булган кулинария буенча өстәмә белем, күнекмәләр алалар. 2023 елның 20 июлендә «Кулинария» станциясендә «Явлаштау», «Иштуган», «Лесхоз», , «Килдебәк» урта гомуми белем бирү мәктәпләре, «Олы Арташ» гомуми белем бирү мәктәбе МБОУ укучылары булды. Чара барышында җиләк-җимеш һәм аларның файдасы турында мәгълүмат бирелде. Укучылар үз куллары белән җиләк-җимеш салаты әзерләделәр. Ул бик тәмле һәм истә калырлык килеп чыкты, чөнки бу балаларның үз хезмәте нәтиҗәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International