20 нче июль көнне “Һөнәрләр шәһәре “Saba Balahoner” программасы кысаларында Тимершык , Лесхоз, Килдебәк урта гомум белем бирү , Олы Арташ, Сабабаш төп белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенә килделәр.
Укучылар авылдагы төп хезмәт- авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре хезмәте белән таныштылар, сыерлар Һәм бозаулар торакларында булдылар.Әйдәп баручы белгечләрнең чыгышларын зур кызыксыну белән тыңладылар , үзләрен дә сорауларга күмделәр.
Күңелле һәм файдалы экскурсияләрнең иң матур мизгеле ,әлбәттә бүләк алу.Хуҗалык җитәкчесе Зарипов А.З. һәрберсенә күчтәнәчләр тапшырды.