Җәй - әйләнә-тирә дөнья белән танышу өчен искиткеч вакыт. Табигатьне күзәтү эстетик зәвыкь кына түгел, ә баланың гомуми белем һәм сөйләм запасын да баета. Табигать – ул безне сыендыручы, туендыручы, сәламәтләндерүче йорт. МБМБУ Саба 1нче «Шатлык» балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары саф һавада биләмәдәге агач, куакларны күзәттеләр. Миләш агачына, анын кәүсәсе, ботаклары, яфракларының үзенчәлекле формасына, миләшләренең әле яшел булуына игьтибар иттеләр. Өлгергән жимешләренен түгәрәк формада, кызыл төстә, әчкелтем булуын белделәр. Балалар миләшнен файдалы булуын, жимешләреннән кайнатма, чәй ясап булуына, кошларнын да миләшне яратканына, кыш көне ризык табу авырлашканда миләшнен төп ризык булып торуына төшенделәр. Шуңа күрә миләшне кош агачы дип атыйлар. Балалар агачларны сакларга һәм карарап торырга сүз бирделәр.