РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге гражданнарны мошенниклардан сак булырга кирәклеген искәртә.
Әлеге елның июнь аенда райныбызның Мичәнбаш һәм Тимершык авылларында яшәүчеләргә карата мошенниклык гамәлләре кылынды. Беренчесенә 10 мең сум, икенчесенә 40 мең сум зыян килде.