Сабаның 4нче «Кынгырау» балалар бакчасында «Сәнгать атналыгы» узды

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

   Сәнгать, якты образлар ярдәмендә, көчле эмоциональ кайтаваз тудыра. Сәнгать әсәрләре балаларда һәрвакыт аларны кабул итүдән, аларга соклану, игътибар белән тыңлау, карау омтылышыннан шатлык уята. Сабаның 4нче «Кынгырау» балалар бакчасында «Сәнгать атналыгы» узды. Әлеге эшчәнлекнең максаты балаларны туган мәдәниятнең чыганакларына җәлеп итү, балаларның иҗади активлыгын үстерү, үз-үзеңне белдерү, үз-үзеңне танып белү һәм үз-үзеңне тормышка ашыру нигезләрен формалаштыру булды. Атнаның барлык көннәре дә төрле сәнгать төрләренә багышланды. Тәрбиячеләр балаларны өстәл өчен торле формадагы салфеткалар җыярга, рәсемнәрне буярга, кәгазьдән беләзекләр ясарга өйрәттеләр.

«Мәхәббәт һәм шатлык гаилә көне» ндә тәрбиячеләр һәм район китапханәсе вәкилләре балаларга «Ромашка – гаилә чәчәге» бәйрәмен оештырдылар. «Сабинка» яр буенда балалар өчен мастер-класслар, хәрәкәтчән уеннар, җырлар һәм биюләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International